Нефтекаманың азык-төлек кибетләренең берсендә шактый сәер һәм хәтта куркыныч хәл булган.
44 яшьлек ир бер сәүдә ноктасыннан сыр урларга маташкан. Тик аны кибеттә эшләүче кыз күреп ала һәм аның юлын бүлә. Җинаятьче, озак уйлап тормый, пычак чыгарып, кибет хезмәткәренең муенына тери.
Бу хәл видеога эләккән. Кадрларда бина эчендә сатып алучылар булуы күренә. Әгәр хезмәттәшләре тревога төймәсенә басарга өлгермәсә, бу хәлнең ахыры ничек бетәсен уйларга да куркыныч. Ир шунда ук сырны ташлап качкан, тик тиздән полицейскийлар кулына эләккән.