Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны чагылдыра торган элементлардан башка хәрәкәт итүнең ни дәрәҗәдә хәвефле булуын тагын бер кат искәртә.
Ызгышканнан соң, ир хатынын трасса уртасында таксидан чыгарып ташлый һәм аны шунда ук машина бәрдерә. Кыз караңгыда ялгызы юл уртасында басып кала, шуңа күрә шушы юлдан килүче машина йөртүче аны күрми.
Бу хәл Свердловск өлкәсендә трассада булган. Такси йөртүче сүзләренә караганда, әлеге ир хатынын тиешле урынга барып җитмичә, юлда калдырырга була, ә үзе ары китә. Тик 100 метр узгач, арткы тәрәзә аша машина йөртүче хатын-кызны төшереп калдырган урында икенче бер машина туктавын күрә. Ирләр кыз өйгә барып җитү өчен машина тоткан дип уйлый. Әмма кире борылып килсәләр, аның җирдә ятуын күрәләр.
Хатынны Артемовскига таба хәрәкәт итүче "Fiat" автомобиле бәрдерә. Ул һәлакәт урынында, «ашыгыч ярдәм» килгәнче үк вафат була. Хәзер инспекторлар тикшерү үткәрә һәм барлык шартларны ачыклый.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны чагылдыра торган элементлардан башка хәрәкәт итүнең ни дәрәҗәдә хәвефле булуын тагын бер кат искәртә. Чөнки нәкъ менә алар булу бәхетсезлек очракларын 6,5 тапкыр киметә.
- Алар ярдәмендә машина йөртүче җәяүлене алдан күрә ала, әле хәл кискенләшмәгән очракта, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмас өчен тиешле чаралар күрә, - диләр ЮХХДИдә. - Тәүлекнең караңгы вакытында фараның якын утын кулланучы машина йөртүче кешене яктылыкны чагылдыручы элементлардан башка киемдә 30-50 метр арадан гына күрәчәк. Ә булган очракта - 150-400 метрдан ук.