Бу коточкыч хәл Стәрлетамакта булган.
Стәрлетамак районында бер кеше балта белән иптәшенә һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә, ир авыр тән җәрәхәтләре алган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу хәл 17 гыйнварда, Химиклар урамындагы тулай торакта булган. Биредә яшәүче элек хөкем ителгән 31 яшьлек ир 32 яшьлек иптәшенә балта күтәргән. Алар арасындагы низаг спиртлы эчемлекләр эчкәндә булган.
Арытаба ачыклануынча, зыян күрүче Стәрлетамак районының Григорьевка авылында яшәүче кеше булып чыкты. Ул шәһәр дәваханәсенә озатылган. Ир-егет баш мие җәрәхәтләре алган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.