Аллаһ сакласын!
Бу җан тетрәткеч хәл Омск шәһәрендә булган. 34 яшьлек ир спорт матчларына акча кую белән мавыккан. Хезмәт хакын чираттагы тапкыр букмейкер конторасында калдыргач, ул тагын да "ставка" куяр өчен хатыныннан акча сораган.
Ул акча бирмәгәч, ир аны тукмый башлаган. Бу вакытта 10 яшьлек балалары да өйдә булган. Ул әнисен якламакчы булган, әмма әтисе аны бәреп очырган. Хатын белән бала аңын юлгалткач, ир аларны ваннада батырган. Нәтиҗәдә, алар икесе дә үлгән.
Арытаба ул фатир ишеген бикләмичә, чыгып киткән. Хатын белән бала мәетен кунакка кергән күршесе тапкан. Ул полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Алар ирне тоткарлаган.