Салават шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек кыз яраткан егетен сихерче ярдәме белән үзенә каратмакчы булган.
Мондый сәләткә ия әлеге хатынны ул Интернет челтәрендә тапкан һәм аның белән элемтәгә чыккан. Тегесе исә 50 мең сум акча һәм егетнең фотосын сораган.
Өч көн элек кыз акчаны "Микрозаймы" оешмасыннан алган һәм аның картасына күчергән. Им-томчы хатын сүзләре буенча, алдагы көнгә егет кыз янына тезләнеп килергә тиеш булган. Әлбәттә, ул килмәгән.
Кичә кыз бу хатынның алдаганын аңлагач, акчасын кирегә кайтармакчы булган, әмма хатынның Интернет челтәрендәге сәхифәсе югалган. Арытаба ул полициягә гариза язган.
Полиция хезмәткәрләре хатынны тоткарлаган. Бу хәл буенча җинаять эше ачылган.