+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
22 Января 2020, 10:25

Укытучыны үтергән өчен - үлем җәзасы!

Һәм ул шулай булырга тиеш тә!

Һәм ул шулай булырга тиеш тә!

Белоруссиядә 2020 елда беренче үлем карары чыгарылды.
Суд Могилевск өлкәсеннән агалы-энеле 21 яшьлек Илья һәм 19 яшьлек Станислав Костевларны күршедә яшәүче укытучыны үтергән өчен хөкем иткән.

Суд материаллары буенча, туганнар 47 яшьлек хатынга 155 тапкыр пычак кадый, чөнки ул опека органнарына апаларының кечкенә 4 баласын тиешенчә карамавы турында хәбәр иткән. Аннары җинаятьчеләр педагогның компьютерын урлый һәм эзләрен яшерү өчен аның йортына ут төртә.

Егетләр гаепләрен таныган һәм ярлыкау сораган. Ләкин алар элек тә закон бозып, суд алдына баскан булган. Бу юлы инде кеше үтергәннәр.

Әйткәндәй, Белоруссия - Европада һәм БДБда үлем җәзасы сакланган бердәнбер ил. Әллә алардан үрнәк алырга микән?
Читайте нас