+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
23 гыйнвар 2020, 11:45

Укытучы 14 яшьлек кызны көчләгән...

Ир-ат репетиторлык белән шөгыльләнгән.

Ир-ат репетиторлык белән шөгыльләнгән.

Самара өлкәсендә яшәүче кыз түләүле мәктәптә укыган. Аннан башка, физика фәненнән репетитордан өстәмә дәресләр алган. Чираттагы тапкыр укытучы өенә барган. Бу вакытта 44 яшьлек ир исерек булган.

Укучы фатирдан чыгып качмакчы булган, әмма ир аны чыгармаган. Арытаба аны тукмап, көчләгән. Укучы өенә кайткач, барысын да әнисенә сөйләгән. Алар полиция бүлегенә барып, гариза язганнар. Нәтиҗәдә ир-атны тоткарлаганнар. Спиртлы эчемлекләрдән башка, аның канында наркотик та тапканнар. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

14 яшьлек кызны әлегә дәваханәгә салганнар. Әлеге вакытта аның белән психологлар эшли.
Фото: s30530470464.mirtesen.ru сайтыннан
Читайте нас