Авыргазы районында законсыз аракы сату белән шөгыльләнүче хатынны тотканнар.
Хокук бозучыга 15 мең сум штраф салганнар, әмма хатын аны түләмәгән.
Аның янына берничә тапкыр суд приставлары килә. Тиздән аларга хатынның исәпләрен ябарга туры килә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре штраф түләмәгән өчен административ протокол төзи.
Нәтиҗәдә, аңа 40 сәгать мәҗбүри эшләр билгеләнә. Хәзер ул торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре белән бергә авыл урамнарын чистарта. Әмма мәҗбүри эшләр хатынны штраф түләүдән азат итми.