— Кредитларым күп. Түли алырмын дигән идем дә, эшсез калдым. Хәзер коллекторлар шалтырата, яный. Бу очракта нишләргә була?
Айнур СӘЛИМОВ.
— Сезнең өчен ике юл бар. Беренчесе — коллекторларны судка бирергә. Әгәр дә зыян китерү белән янасалар, алар өстеннән прокуратурага шикаять язарга. Икенче юл — бурычыгыз 500 мең сумнан артса, банкротлык процедурасын башлагыз.