Байкал аръягы хәрби округында хезмәттәшләрен атып үтерүченең җинаять эше яшерен шартларда алып барылырга тиеш.
Әмма аның адвокаты Руслан Нагиев, тикшерү детальләрен яшерергә нигез юк, дип саный. Ул Прокуратурага рәсми рәвештә шикаять юллаган. «Без эшнең ябык шартларда алып барылуы булуы белән килешмибез», - дигән ул.
Нагиев билгеләп үткәнчә, чикләүләр барлык детальләр инде игълан ителгәннән соң кертелгән. Шулай итеп, кисәтү яисә чик кую чараларын озайту вакытында материаллар тулы күләмдә судка җибәрелгән булган. Ә яңа адвокатлар командасы эшкә керешүгә эшне ябык режимда алып барырга карар кабул ителгән.
Рамил Шәмсетдиновның эше турында мәгълүматларны халыкка җиткерү тыелган, әмма адвокатлар закон бозмыйча да бу эш турында яңалыкларны мөмкин кадәр ачык җиткереп торырга, киләчәктә барлык киртәләрне алдыруга өметләнә.
Тулырак мәгълүмат: "Ura.ru " порталында.