Екатеринбургта Башкортстанда оештырылган секта башлыгы Земфира Гайнуллинаның кулга алыну вакытын озайтканнар, аның адепты 9 яшьлек улын үтергән.
Бер версия буенча, баланы үтерү ритуаль характерда булган — «Гайсә Мәсих укучылары» («Ученики Иисуса Христа» ) сектасы башлыгы Земфира Гайнуллина адептларны балаларга теләсә нинди шаяруы өчендә каты җәза бирегә өндәгән, хәтта мәҗбүр иткән.
Дини берләшмәдәге җинаятьчелек эшчәнлегенең башка эпизодлары да тикшереләчәк. Земфира Гайнуллинага карата "Үтерүдә ярдәм күрсәтү", «Кешеләрнең сәламәтлегенә куркыныч янаучы берләшмә оештыру» мәддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Екатеринбургта үтерелгән малайның гәүдәсе паркта табылган. Әнисе сүзләренә караганда, улын әтисе үтергән. Баланың үлеме алдыннан ул аны камчы белән тукмаган, ә авызына чүпрәк тутырган. Малай тончыгып үлгән. Соңрак Уфада баланың әтисен тоткарлаганнар.