16 һәм 17 яшьлек егетләр кесә телефоннары сатылган кибеткә һөҗүм иткән.
Бу хәл Чиләбе өлкәсендә узган елның декабрендә булган. Балигъ булмаган ике егет кесә телефоны кибетенә һөҗүм иткән. Алар битлек кигән булган.
Нәтиҗәдә, алар кибет эчен җимергән һәм 360 мең сумлык 37 кесә телефонын алып чыккан.
Арытаба аларны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Егетләр үз гаепләрен таныган. Алар белдерүенчә, ике "айфон" гына алмакчы булганнар.
Әйтергә кирәк, ике егетнең дә әтиләре юк. Суд карары буенча алар кибеткә зыян китерелгән акчаны кайтарырга тиеш.