Русия Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты әгъзасы Зариф Байгускаров былтыргы һөнәри эшчәнлегенә йомгак ясады.
Былтыр Русиянең Дәүләт думасы 530 закон кабул иткән, шуларның ике йөздән артыгы — көзге сессиядә. Барлыгы каралуда 1 179 закон проекты исәпләнә, шуларның 269ы — беренче, өч закон проекты икенче укуда кабул ителгән. Бу хакта Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров белдерде. Парламентарий үзе хәзер 59 закон проектын әзерләүдә катнаша. Узган елда гражданнардан аның адресына 913 мөрәҗәгать кергән, депутат 42 күчмә кабул итү үткәргән, аларга үзләренең проблемалары белән 500дән артык кеше килгән.
— Безнең эш дәверендә төп игътибар иске закон проектларын карауга бире-лә. Шунысы кызык: аларның кайберләре 90нчы еллардан бирле каралмый яткан, нинди дә булса карар кабул ителмәгән, — ди депутат.— Гомумән алганда, сайлаучылар күтәргән барлык мәсьәләләрне дә хәл итә алмадык, без катгый закон буенча эшлибез. Иң мөһиме — кешеләр белән эшләүдә формализм булырга тиеш түгел, алар безгә кайвакыт соңгы инстанциягә килгән кебек килә, һәм безнең бурыч — аларга ярдәм итү.Зариф Байгускаров Дәү-ләт думасы тарафыннан узган елда кабул ителгән һәм киң яңгыраш алган закон проектларын санап үтте. Алар арасында салым сәясәтенең төп юнәлешләренең кайбер нормаларын үзгәртә торган закон да бар. Закон салым органнарына документлар тапшыруны гадиләштерә — ул гражданнарга Федераль салым хезмәтенә тапшырырга һәм салым хезмәтеннән декларацияләр, салым ташламалары турында мәгълүматны һәм башка документларны Күпфункцияле үзәкләр аша алырга хокук бирә. Салым түләүче, вакыт чикләүләресез, артык тотып калынган, яки түләнгән салымнарны кире кайтару турында гариза бирә ала, әлегә кадәр исә гаризаны салым түләгәннән соң өч ел эчендә тапшырырга мөмкин иде. Күпфункцияле үзәкләр ярдәмендә гражданнар транспортка, җиргә һәм милеккә салымнар буенча ташламалар турында документлар тапшыра, декларацияләр җибәрә, яки салым органыннан мәгълүмат алала.
Зариф Байгускаров билгеләп үткәнчә, ул, “Хәвеф-сез юллар” төбәк партия проекты кураторы буларак, исерек шофер гаебе белән юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр үлгән очракта җинаять җаваплылыгын кырыслату турында закон кабул итүне тулысынча хуплаган. Статистика буенча, ел саен юл-транспорт фаҗигаләрендә исерек шоферлар гаебе белән дүрт меңнән артык кеше үлә, 20 меңе инвалид булып кала.
— Исерек машина йөр-түче бу кылыгының авариягә китерү ихтималлыгын аңлый, димәк, ул руль артына усал ният белән утыра. Шушыларны исәпкә алып, спиртлы эчемлек кулланган водитель гаебе белән ике һәм аннан да күбрәк кеше һәлак булган очракта җәза срогын 15 елга кадәр арттырдык, — ди Дәүләт думасы депутаты.
Парламентның түбән палатасында башка мөһим закон проектлары да карала. Депутатлар хәзер балигъ булмаганнарга тәмә-кесез продукцияне, шул исәптән снюс сатуны, чик-ләүче закон өстендә актив эшли.
— Без, шулай ук, “Элемтә турында”гы Законга төзәтмәләрне карыйбыз, ул кәрәзле элемтә операторларын 100дән артык кеше яши торган торак пунктларга элемтә үткәрергә мәҗбүр итәчәк. Бу урыннарда кәрәзле элемтә социаль әһәмияткә ия хезмәт статусын алачак. Безнең республика, бигрәк тә ерак районнар өчен бу тема бик актуаль, — дип ассызыклады Зариф Байгускаров.
Әйткәндәй, Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген Русиянең 32 меңнән артык торак пунктында кәрәзле элемтә юк.
Депутатлар арасында Русиядә айныткычлар системасын тергезү тәкъдим ителгән закон буенча да бәхәсләр бара. Зариф Закир улы фикеренчә, аеруча зур шәһәрләрдә айныткычлар кирәк, анда полиция һәм ашыгыч ярдәм көн саен урамда ятучы исерек кешеләрне кая куярга белми каңгыра. Полиция мондый кешене участокка алып китә алмый, чөнки ул бернинди җинаять кылмаган һәм аны тоткарлау өчен законлы сәбәп юк. Ашыгыч ярдәм хезмәте исә медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган кешене алудан баш тарта.
— Кагыйдә буларак, мондый хәлдә булган исерек үзе җинаять кыла, яки җинаять объектына әвере-лә яисә, туңган һәм имгән-гән очракта, инвалидлар армиясен тулыландыра, кайчагында үлә. Башкортстанда узган елда шул рәвешле йөзгә якын кеше һәлак булган. Айныткычтагы бер төн кунып чыгуның бәясе 2 мең сум тәшкил итәргә мөмкин. Закон кабул ителер һәм без меңләгән кешене коткарырбыз дип өметләнәм, — ди депутат.
Зариф Байгускаров билгеләп үткәнчә, Президент Владимир Путин Юлламасында Дәүләт думасына Премьер-министрны, аннары аның урынбасарларын, министрларны раслау юнәлешендә яңа вәкаләтләр өстәде.
— Хәзер без Хөкүмәт белән бергәләп кабул ителә торган барлык карарлар өчен җавап бирәчәкбез һәм алар өчен сайлаучылар алдында хисап тотачакбыз. Парламентны вакытыннан алда җибәрү турында сүзләр дөреслеккә туры килми. Беркем дә мондый адымга бармаячак, Дәүләт думасына сайлаулар әлеге чакырылыш депутатлар корпусының вәкаләтләре төгәлләнгәннән соң билгеләнгән срокта узачак, — диде депутат.