+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
28 гыйнвар 2020, 15:45

Улы өчен төрмәгә эләккән

Судья моны бик йомшак җәза дип белдергән.

Судья моны бик йомшак җәза дип белдергән.

Чехиянең Простеев шәһәрендә 15 яшьлек укучының әтисен ун айга төрмәгә япканнар. Үсмер мәктәпкә тиешенчә йөрмәгән, күп кенә дәресләр калдырган, дип хәбәр итә novinky.cz порталы.

Семестрда үсмер 340ка якын уку сәгатен калдырган, ә аның яртысы җитди сәбәпләр буенча булмаган. Җәза егетнең әнисенә дә бирелә, аны 200 сәгатькә җәмәгать эшләренә хөкем итәләр.

Шунысы да бар: бу укучының әтисе улының мондый гамәлләре өчен беренче тапкыр гына җаваплылыкка тарттырылмый.

Судья Галина Черны сүзләренә караганда, укучының әти-әнисе аның көндәлеген тикшермәгән, ә ул сәламәтлеге буенча дәресләрдән азат ителгән вакытта дуслары белән урамда йөргән.

Үсмернең әтисе, хәл үзгәрсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек, дип аңлатырга тырышкан. Тик ул судьяны күндерә алмаган. Бу очракта ун ай төрмә җәзасы — йомшак җәза, дип белдергән судья.
Фото: activityedu.ru
Читайте нас