+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
29 Января 2020, 10:25

Башта - депутатны, хатынын, аннары - үзен...

Алар арасында бик начар мөнәсәбәтләр булган, диләр.

Алар арасында бик начар мөнәсәбәтләр булган, диләр.

Ростов өлкәсенең Законнар чыгару җыелышы депутаты Андрей Алабушевның һәм аның хатынының гәүдәләре табылган иде. Тикшерүчеләр үтерүдә шиклене ачыклаган.
Ул 38 яшьлек урындагы кеше булып чыга. Ир, җинаять кылганнан соң, үз-үзен үтергән. Тикшерү фаразы буенча, җинаятьнең сәбәбе - шикләнелүче һәм һәлак булучылар арасындагы начар мөнәсәбәтләр.

63 яшьлек Алабушевны, төштән соң җыелышка килмәгәч, эзли башлыйлар. Хезмәттәшләре аның өенә бара, аларга ишекне ватып керергә туры килә. Депутат һәм аның хатынының гәүдәләре коридорда табыла, икесенең дә тәнендә күпсанлы җәрәхәтләр була.

Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: Лента.ру
Читайте нас