+19 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
29 Января 2020, 10:45

"Без илнең иң "аек" төбәкләре исемлегендә..."

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады.

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады.

Ул эчке эшләр органнарының оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгакларына һәм киләсе чорга бурычларга багышланган иде.
Төбәк җитәкчесе республика дәүләт власте органнарының һәм министрлыкның уртак эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләде, шулай ук лаеклыларга Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

- Без кылынган җинаятьләр саны кимүен теркибез. Шуңа карамастан, республикада җинаятьчелек дәрәҗәсе шактый югары. Узган ел 30 меңнән артык җинаять ачылган, шул исәптән 5 меңнән артык авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр. Димәк, бездә көн саен йөзләгән хокук бозу очрагы теркәлә. Меңләгән кеше закон бозарга сәләтле һәм еш кына моңа бара. Һәм безнең барыбыз өчен дә бу бик җитди проблема.

Җәмәгать хәвефсезлеге ведомствоара советы кысаларында безгә төбәктәге җинаятьчелек белән бәйле хәлне тагын бер кат җентекләп анализларга кирәк. Закон бозучыларның "социаль портрет"ын өйрәнергә. Кисәтү чаралары планын билгеләргә. Әгәр без җинаятьләрнең сәбәпләрен нәтиҗәле ачыкларга өйрәнсәк, аларны булдырмый кала алачакбыз. Узган ел, мәсәлән, урам җинаятьчелеген 10 проценттан артыкка киметүгә ирешкәннәр. Җәмәгать урыннарында - җиде процентка диярлек.

Республика Башлыгы, шулай ук, легаль булмаган хәмер продукциясен таратуга каршы көрәшнең уңышлы тәҗрибәсе турында да телгә алды. Бер ел эчендә бу өлкәдә 3 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. 70 мең литр күләмендә суррогат алынган. Күп кенә шәһәр һәм районнарда "яшерен цехлар" эшчәнлеге туктатылган. Нәтиҗәдә, 100дән артык кешенең гомере саклап калынган.

- Хәзер республикада алкогольдән үлем күрсәткече - бөтен Идел буе федераль округы буенча иң түбәне. Һәм бу - сезнең хезмәтегез нәтиҗәсе. Без илнең иң "аек" төбәкләре исемлегенә кердек. "Исерек" җинаятьләр, үтерүләр, авыр юл-транспорт һәлакәтләре саны да кимегән, - дип белдерде Радий Хәбиров.
Фото: Глава.рб
Читайте нас