«Башспирт» сәүдә йортының элекке директоры Ольга Винникова тикшерү органнары игътибар үзәгенә эләккән.
Тәртип сакчылары элекке җитәкчене хәмер урлауда гаепли. Беренчел мәгълүматларга караганда, зыян якынча 2 миллион сум тәшкил итә.
Оператив чаралар кысаларында тәртип сакчылары алкоголь продукциясе сакланган яшерен гараж тапкан. Хокук сакчылары гомум күләме 2 миллион сумнан артык булган 13 мең шешә куәтле алкоголь эчемлекләрен тартып алган.
Аннары бөтенләй дә гаҗәеп фактлар ачыкланган. Оперативниклар фаразы буенча, Винникова, бөтен республика буенча 30 сату ноктасы ябылу турында белеп, ялган актлар буенча алкогольне гамәлдән чыгарып, аны Уфа читендәге гаражга күчергән.
Шул ук вакытта хатын полицейскийлар күз уңына очраклы эләккән: ул аның гаражы тирәсендә билгесез кешеләр йөрүен белә һәм хәлне ачыкларга килә. Шулай итеп, Ольга Винникова үзен үзе фаш иткән.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында тикшерү барышында билгеләнгән фактлар җинаять эше кузгату өчен җитәрлек дип табылган.