Белоретта яшәүче 80 яшьлек бабай акча югалуы буенча хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.
Ир банк исәбеннән зур күләмдә акча югалуын ачыклаган. Пенсионерның оныгы акча урлаган.
29 яшьлек егет Магнитогорскидан картәтисе янына кунакка килгән. Пенсионерның өендә булганда, ул банк картасын тапкан. Аның янында хат эчендә картаның пароле дә булган. Арытаба егет картадан 119 мең акча алган.
Акчаны алгач, егет, картаны урынына куеп, Магнитогорскига кайтып киткән. Бу акчаны ул узган елның июнь аенда ук урлаган. Тик пенсионер югалуны хәзер генә ачыклаган. Ул полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Бу хәл буенча җинать эше кузгатылган.