+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
29 гыйнвар 2020, 11:25

Судьяларның 13 миллион сум акчасын урлаган...

Өч елга хөкем ителгән карак урланган сумманы кайтарып бирергә тиеш.

Өч елга хөкем ителгән карак урланган сумманы кайтарып бирергә тиеш.
Башкортстан Республикасы Суд департаментының финанс идарәсе хезмәткәре 2011-17 еллар дәвамында судьяларга тиешле акчаны үз исәбенә күчереп барган.

Банк хезмәтләндерүе системасына керү юлы белән ул 13 миллион 555 мең сум акчаны үзләштергән.
Хезмәткәр үзенең гаебен таныган.

Югары суд аны 3 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарган.
Ул шулай ук урланган сумманы кайтарырга тиеш, дип хәбәр итә “Медиакорсеть”.

Фото: pixabay.com.
Читайте нас