+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
30 гыйнвар 2020, 10:35

Ятим балалар өлешенә кермәкче

Балакатай районында хөкем алдына район хакимияте башлыгы урынбасары басачак. Ул ятим балаларга торак бүлүдә вазыйфаларыннан усал нияттә файдалануда гаепләнә.

Гаепләнүче 2016 һәм 2017 елларда кул астындагы хезмәткәрләргә Яңа Балакатай авылында күпфатирлы 7 йорт төзү өчен шәхси малтабар хатын-кызга рөхсәт бирергә куша. Бу ханымның ире белән район чиновнигы дустанә мөнәсәбәтләрдә була.

Төзелеш проекттан читләшүләр белән алып барыла: документация булмый, эшләр сыйфатлы башкарылмый. Моңа өстәп, фатирлар файдалануга закон таләпләре үтәлмичә, техник регламент кагыйдәләре бозылып тапшырыла.

Менә шундый шартларда район чиновнигы малтабар ханым белән торак йортларны сатып алу турында 18,8 миллион сумнан артыграк хакка контрактлар төзи. Әлеге йортлар яшәү өчен яраксыз хәлдә була: проект таләпләре үтәлмәгәч, биналарның конструкцияләре бозыла. Нәтиҗәдә, яңа гына төзелгән йортлар авария хәлендә дип табыла.

Тоташ алганда, район хакимиятенең элекке чиновнигы барлыгы 8 җинаять эпизоды буенча гаепләнә.

Фото Интернет челтәреннән.




Читайте нас