Шулай итсәк, Төп закон какшамас булачак, диләр.
Билгеле булуынча, Патриарх Кирилл Конституциягә үзгәрешләр керткәндә Аллаһы Тәгаләне искә алу кирәклеге турында тәкъдим кертте. Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин дә шул яклы.
Дәүләт думасы депутатлары, атап әйткәндә, Сергей Гаврилов, бу тәкъдимне киң тикшерүгә чыгарырга кирәк, диләр. Әйткәндәй, дәүләт гимнында Аллаһ искә алына, Төп законда аңа урын бирү дөрес була микән?
Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча эшче төркем рәистәше Талия Хәбриева фикеренчә, бу мәсьәләдә бик сак эш итәргә кирәк, чөнки Конституция Русияне дөньяви дәүләт дип игълан итә, гражданнарның бер өлеше үзләрен атеистлар дип таный.