+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
3 Февраля 2020, 11:40

Укучылар мәктәп ашханәсен шартлатмакчы булган...

Икенче көнгә мәктәп җитәкчелеген эштән куганнар.

Икенче көнгә мәктәп җитәкчелеген эштән куганнар.

Бу коточкыч хәл Чиләбе өлкәсендә булган. 9нчы сыйныфтан ике укучы мәктәп ашханәсен шартлатмакчы һәм, сыйныфташларын пневматик мылтыктан атып, яндырып үтермәкче булган. Моның турында балаларның әниләре белеп калган. Алар балаларының Интернет челтәрендә язышканын укыган.

Укучылар бу вакытка шартлаткыч тапкан, шулай ук, мылтык сатучы кеше белән элемтәгә чыккан. Полиция хезмәткәрләре тикшерүләр үткәргәч, мәктәп җитәкчелеге эштән куылган.

Бу гамәлне кылмакчы булган укучылар тәрбия эше белән шөгыльләнүче укытучыга үз планнары турында сөйләгән булган, әмма ул аларга ышанмаган.

Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: cheltoday.ru сайтыннан.
Читайте нас