+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
3 февраль 2020, 18:15

Укытучы педофилиядә гаепләнә

Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Иваново өлкәсе суды 37 санлы мәктәпнең директоры урынбасары Павел Покровскийны кулга алган. Ул педофилиядә һәм балигъ булмаганнарны исерткечләр эчүгә җәлеп итүдә гаепләнә.

2 февральдә “Бердәм Русия“ партиясенең Иваново бүлеге Сәяси советы үзенең оператив рәвештә үткәрелгән утырышында Покровскийны партия сафыннан чыгарган.

Мәктәп директоры урынбасарына карата җинаять эше кузгатуга ата-аналарның берсенең хокук саклау органнарына язган гаризасы сәбәпче булган.

Ул, улының телефонын карагач, анда баласының әлеге укытучы белән даими язышуын, бергәләп спиртлы эчемлекләр эчүен һәм интим мөнәсәбәткә керүләрен ачыклаган, дип яза Znak.com.

Фото: pixabay.com.
Читайте нас