29 яшьлек егеттән 154 мең сум бурычларын түләтү буенча эш суд приставларына килеп ирешкән.
Хокук саклаучылар аның автомашинасы булуын ачыклаган һәм машинаны махсус стоянкага куйганнар.
Аны сатып, бурычларны каплату мәсьәләсе кузгалгач, егет кредит буенча - 52, салымнар буенча – 29, ЮХХДИ салган 49 штраф буенча 45, танышына булган 28 мең сум бурычны, органнар тарафыннан әлеге эшне башкаруга сарыф ителгән 10 мең сумны китереп түләгән.
Фото: pixabay.com.