+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
4 февраль 2020, 07:30

"Алтын прокурор"ның эшен тикшерү төгәлләнгән

Уфаның Совет районы элекке прокуроры Рамил Гарифуллинга карата җинаять эшен тикшерү тәмамланган.

Уфаның Совет районы элекке прокуроры Рамил Гарифуллинга карата җинаять эшен тикшерү тәмамланган.

"Алтын прокурор"ны (аны шулай дип атадылар) ришвәт алуда гаеплиләр, дип хәбәр итә "КоммерсантЪ-Уфа". Басманың әңгәмәдәше җинаять эшендә йөздән артык том булуын раслый.
Исегезгә төшерәбез: Рамил Гарифуллинны ришвәт алган вакытта үз кабинетында тоткарлыйлар. Сүз 5,5 миллион сум турында бара.

Узган елның май аенда Башкортстан буенча Тикшерү комитеты хезмәткәрләре экс-прокурорга карата тагын бер җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, Гарифуллин танышына прокуратурада икенче, үзенә якынрак урынга эшкә күчәргә ярдәм иткән. Моның өчен ул бер миллион сум акча алган.
Фото: 123ru.net
Читайте нас