+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
4 февраль 2020, 11:50

Фәхишәне көчләгәнме?

Уфада Нигерия гражданы Айо Осианы фәхишәне талаган һәм көчләгән өчен хөкем итәләр. Аңа 12 ел катгый режимлы төрмә яный. Бу хакта аның адвокаты Рамил Гыйззәтуллин хәбәр итә.

Уфада Нигерия гражданы Айо Осианы фәхишәне талаган һәм көчләгән өчен хөкем итәләр. Аңа 12 ел катгый режимлы төрмә яный. Бу хакта аның адвокаты Рамил Гыйззәтуллин хәбәр итә.

- Гаепләү ягы пычак белән янауны исбат итәргә тырыша. Иң кызыгы шунда ки, сүз барган пычакны беркемнең дә күргәне юк.

Гаепләү башта ук зыян күрүченең сүзеннән генә төзелә. Пычак та аның сүзләре буенча гына "барлыкка килде". Ул әле бер ел элек үк минем яклаучымны 10 елдан да ким булмаган срокка утыртырга ниятләвен белдергән иде. Аның бу сүзләрен хәзер дә секс-хезмәтләр сайтында табарга була, ул нинди дә булса сәбәпләр белән әлегә кадәр ябылмаган, - ди адвокат Гыйззәтуллин.

Фәхишәне көчләү вакыйгасы бер елдан артык элек башланган, Айоны полиция тоткарлавы турында 2019 елның 6 гыйнварында билгеле булган. "Ир качарга маташып карый. Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре аны шәһәрнең бер хостелында тоткарлый. Урланган әйберләр табыла", - дип хәбәр иттеләр ул вакытта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Гаепләнүче үз гаебен танымый, ул һәм аның адвокаты күпсанлы процессуаль хокук бозулар һәм тикшерү ягыннан басым турында берничә тапкыр белдергән.

Айо версиясе буенча, тоткарланганчы ул зыян күрүче белән ике тапкыр очрашкан. Беренче тапкыр кыз аңа ошамаган һәм ул аның хезмәтеннән баш тарткан. Ә ул киткәч, акчасы югалуы ачыкланган һәм бу икенче очрашу өчен сәбәп булган, Айо урланганны кире кайтарырга өметләнгән. Әмма уе барып чыкмаган һәм акча урынына ул залог сыйфатында кесә телефоннарын һәм планшет алган.

Зыян күрүче үзе Айоны рәшәткә артына озатырга ниятли. "Җинаятьче төрмәдә утырырга тиеш. Минемчә, ул җәза алырга тиеш, ә суд аның срогының күпме булуын хәл итәчәк", — дип белдергән иде ханым журналистларга узган елның көзендә.



Фото: ufa1.ru
Читайте нас