+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
4 февраль 2020, 17:55

Ир табибны һәм шәфкать туташын тукмаган...

Ул йөкле хатыны артыннан дәваханәгә килгән булган.

Ул йөкле хатыны артыннан дәваханәгә килгән булган.

Волгоградта яшәүче 22 яшьлек ир 39 яшьлек табибны һәм 64 яшьлек шәфкать туташын кыйнаган.

Яшь кеше дәваханәдән йөкле хатынын алырга килгән, әмма тиздән табиблар белән низагка кергән. Ул башта табибны тукмаган, ә аннары аның өлкән ярдәмчесен бәреп очырган. Тиздән җинаятьче вакыйга урыныннан качкан.

Шул көннең кичендә полиция хезмәткәрләре аны тоткарлаган. Арытаба ачыклануынча, 23 яшьлек хатын дәваханәгә эч авыртуы белән килгән. Табиб, йөкле хатынны тикшергәч, туачак балага зыян килмәсен өчен дәваханәдә калырга кушкан. Тик хатын моңардан баш тарткан һәм бирегә ирен чакырткан. Ир, дәваханәгә килгәч, табибларга ташланган.

Әлеге вакытта ир үз гаебен танымый һәм, табибларга кул күтәрмәдем, ди. Тик дәваханәдә булган камералар аның кылган гамәлләрен видеога төшергән. Бу хәл буенча җинаять эше ачылган.
Фото: vesti.ru сайтыннан
Читайте нас