+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
5 февраль 2020, 06:55

Стәрлетамакта оныгы нәнәсен талаган

Җинаятьче нәнәсенең алтын бизәнү әйберләрен урлаган һәм ломбардка тапшырган.

Җинаятьче нәнәсенең алтын бизәнү әйберләрен урлаган һәм ломбардка тапшырган.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамәк шәһәре буенча идарәсенә 77 яшьлек карчык үзен талаулары турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Зыян күрүче сүзләренчә, аның беркайда да эшләмәүче 19 яшьлек оныгы ике алтын йөзеген урлаган. Әби оныгы кыйммәтле әйберләрне кайтарыр дип өметләнгән. Әмма кайтармаячагын аңлагач, хокук сакчыларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Карчык һәм оныгы бер фатирда яшәгәннәр. Яшь кеше моңа кадәр хөкем ителгән булган инде. Ул амораль яшәү рәвеше алып бара, беркайда да эшләми, букмекер контораларында ставкалар ясаган. Чираттагы тапкыр оттыргач, егет шкатулкадан ике йөзек урлаган һәм аларны 8 мең сумга ломбардка тапшырган.

Җинаятьче патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Егет җинаятьне кылуын таныган. Аңа карата Русия Җинаять кодексының 158нче мәддәсе (урлау) буенча җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас