Былтыр ноябрьдә Уфада полициягә бер ир шалтыратып, әтисе югалу турында хәбәр итә.
Югалган кешенең фатирын карагач, тикшерүчеләр криминаль характердагы бернинди эз дә тапмаган. Моннан тыш, пенсионер еш кына өйдән чыгып китә торган булган, шуңа күрә туганнары шунда ук хокук сакчыларына хәбәр итми.
Тикшерүчеләр барлык якыннарыннан сораштыра, территорияне карап чыга һәм бу көнне ни булганын ачыклый. Югалган кешенең элекке хатынының хәзерге ире белән мөнәсәбәтләре кискен булып чыккан. Өчесе дә бер түбә астында яшәгән һәм еш кына гауга чыгарган. Шундый низагларның берсендә ике ир сугыша, югалган иргә авыр тән җәрәхәтләре ясала һәм ул үлә.
Кылган гамәлләрен аңлап, ир пенсионерның мәетен шәһәр читенә алып китә һәм күмә. Ул гаебен таныган һәм сак астына алынган.