+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
6 февраль 2020, 10:40

Ерткычларча үтергән....

Биш бала әнисе урамга чыгып кача алган, әмма...

Биш бала әнисе урамга чыгып кача алган, әмма...
29 гыйнварда Уфада коточкыч җинаять кылынган. Биш бала әнисен элекке ире ерткычларча үтергән.
Билгеле булуынча, Гүзәл ( исеме үзгәртеп алынды) кияүгә чыккач, өч бала тудыра. Әмма бераздан алар ире белән аерылыша. Моннан соң элекке ире бианасы белән аны ана хокукыннан мәхрүм итүгә ирешәләр. Шулай ук хатын бу вакытта эшсез кала һәм Салаватка күченеп китә. Анда ул, янә кияүгә чыгып, ике балага гомер бирә.
Бу көнне хатын элекке ире фатирына әйберләрен алырга килгән була. Исерек ир белән шунда низаг чыга да инде.
Бераздан хатынның канга баткан гәүдәсе бик күп яралар белән урамда табыла. Иреннән урамга чыгып кача алган һәм шунда җан биргән хатынның якыннары аның чәчләре киселгән булу ихтималлыгын да әйтә.
Фото һәм мәгълүмат ПроУфу. ру сайтыннан алынды.
Читайте нас