Ирнең алимент түлисе килмәгән.
Сүз 2005 елның маенда Прокопьевск шәһәрендә кылынган җинаять турында бара. Бер ир 27 яшьлек элекке хатыны, яшь ярымлык һәм сигез айлык ике баласы һәм 50 яшьлек әбисе яшәгән йортка ут төрткән иде.
Ут төртер алдыннан ир аларга йорттан чыгарга бөтен юлларны ябып, ишекләрне терәтеп куйган. Йорт янып китүенә инангач кына әлеге бәндә җинаять урыныннан качып китә.
Элекке хатыны могҗиза белән тәрәзәдән чыгып, әнисе һәм балаларын урамга алып чыга. Әмма көчле пешү сәбәпле, 50 яшьлек хатын һәм балалар дәваханәдә авыр шоктан үлә. Хатын үзе берничә айны комада үткәргән, табиблар фикеренчә, шушы аңа исән калырга ярдәм иткән.
Тикшерү дистә елдан артык дәвам иткән. Аның барышында җинаятьченең үтерергә карар кылуы ачыклана, чөнки ул балаларының атасы булуны танымаган һәм алимент түләргә теләмәгән.
Нәтиҗәдә, ир-атка «ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү, ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерүгә омтылу» мәддәсе буенча гаеп белдерелгән. Суд аны гаепле дип тапкан һәм гомерлеккә төрмәгә озаткан.