+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
6 февраль 2020, 08:35

Канадада да бездәгечә икән...

Хатынын аерган ирләр алимент түләргә ашкынып тормый. Шуңа да түләүләрдән качып йөрүчеләр Русиядә бихисап. Канадада исә, алимент түләмәскә була, акча яндыруга кадәр барып җиткәннәр.

Оттава малтабары Брюс МакКонвиль элекке хатынына түләмәс өчен акчасын яндыруы турында суд барышында белдергән. Әлеге яман гамәле өчен аны 30 көнгә төрмәгә утырту турында карар чыгарылган.

Гомумән, 55 яшьлек малтабар финанс хәле турында судка мәгълүмат бирүдән бөтенләй баш тарткан. Шуңа да карамастан, аның булган мөлкәтен хатынына белдермичә генә сатып җибәрүе ачыклана. Монда сүз дистәләрчә миллион Канада доллары турында бара.

Малтабарның акчаны чынлап та яндыруына дәлилләр дә, шаһитлар да юк. Ләкин алимент түләмәүче хөкемнән барыбер котыла алмый. Судта аңа элекке хатыны һәм баласы турында кайгыртучанлык күрсәтмәгән өчен дәгъва белдерелә һәм ике мең доллар күләмендә штраф салына. Бу хакта Лента.ру сайты хәбәр итә.



Фото: moi-doktor.ru
Читайте нас