Алар өчен сугышкан иргә 15 ел төрмә яный. Ә малайлар дөресен сөйләгәнме?
Уфада педофилдан коткарылган укучылар вакыйгалар версиясе турында хәбәр итә. Яшүсмерләр, Telegram-Mash каналына сөйләвенчә, 30 гыйнварда Инорс бистәсендәге бер йортка җылынырга кергән. Алар янына бер ир килгән һәм фатирына чакырган.
Малайлар аңа ияреп кергәч, ир чалбарын салган һәм малайларга да шулай эшләргә кушкан.
— Ул болай диде: "Әйдәгез, чишенегез". Без "Юк!" дип әйттек, - дип сөйли малайларның берсе. — Ул бүлмәгә кереп ките, шунда мин дустыма чыгып качарга тәкъдим иттем. Кызганычка каршы, ул кача алды, ә мин калдым.
Качып котылган малай урамда 33 яшьлек Владимир Санкиннан ярдәм сорый. Ул ярдәмгә ташлана, ике арада сугыш чыга.
Урамда фаҗига була - бер ир икенчесенә үлемечле җәрәхәтләр сала.
- Бу вакытта без анда юк идек инде, шуңа күрә берни дә күрмәдек, - ди малайлар.
Владимирны яклап оештырылган петициягә инде 100 меңнән артык кеше кул куйган. Әлегә ул өй арестына алынган.