Хәрби прокуратура погонлы сәяхәтченең эзенә төшкән.
Мәскәү шәһәре хәрби прокуратурасы Оборона министрлыгына 228нче хәрби вәкиллек начальнигы, подполковник Михаил Колчинны дәүләт серенә кагылышлы мәсьәләләрдән читләштерүне тәкъдим иткән.
Михаил Колчин «Алмаз-Антей» концернына караучы һәм "С-300", "С-400" зенит-ракета комплексларын ремонтлауга махсуслашкан «Гранит» предприятиесендә дәүләт оборона заказына контрольлек итә.
Прокуратура тәкъдименең асылы шунда: дәүләт серләренә кайчандыр якын булган яисә бүген дә яшерен мәгълүматка ия белгечләргә һәм хәрбиләргә НАТО илләренә махсус рөхсәтсез чыгарга ярамый. Колчин исә былтыр Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Таиландта, Көньяк Кореяда, Кубада булган.
2018 елда ялга Сочига барасы урынга ул Гонконгка киткән. Ә 2017 елда исә Киров өлкәсенең Мари-Малмыж авылында ял итәм, дип отпуск алып, Парижга очкан.
Географияне дә бутый башлаган түгелме соң бу? Ә контрразведка кая караган?
Фото: Руслан Шамуков / ТАСС