+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
5 февраль 2020, 19:53

"Тәре баганаларын алыгыз!.."

Белорет районында яшәүче берәү, шундый дәгъва белдереп, судка мөрәҗәгать иткән.

Белорет районында яшәүче берәү, шундый дәгъва белдереп, судка мөрәҗәгать иткән.

Белорет районының Үзән авылында яшәүче Җәүдәт Зәйнышев Белорет районара судына мөрәҗәгать иткән, дип яза “Медиакорсеть”. Аның дәгъвасы түбәндәгедән гыйбарәт: аның туган авылында тәре баганалары законсыз рәвештә куелган.

- Тәре баганалары үзгәртеп кору чорында барлыкка килде. Авылдагыларның яртысы - мөселманнар, аларның фикерен сорап торучы булмады, – ди ул.

Аның әйтүенчә, өч тәре баганасы да законсыз куелган. Аларның икесе авылның Үзән һәм Кага чишмәләре янында. Чишмәләрнең икесе дә башкортларның изге урыннары, ә алар хәзер чишмә буена бара алмый, чөнки анда тәре баганалары тора. Өченче тәре баганасын Үзән мәктәбе каршында урнаштырганнар.

Дәгъвачы фикеренчә, дини символика чиркәүнеке дип исәпләнгән территориядә генә һәм табыну урыннарында гына куелырга тиеш.






Фото: Уфа Епархиясе сайтыннан
Читайте нас