+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
6 февраль 2020, 11:25

Әтисе 13 яшьлек улын чәнечкәләгән

5 февраль иртәсендә үсмернең әнисе эштән өенә кайткач, иренең идәндә пычак белән утыруын күрә....

5 февраль иртәсендә үсмернең әнисе эштән өенә кайткач, иренең идәндә пычак белән утыруын күрә....

Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәрендә тикшерүчеләр 13 яшьлек малайны үтерү факты буенча җинаять эше кузгаткан, аның әтисенә шик төшкән, дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, ир улын үтерүен таныган.

Хатын күкрәк тирәсендәге күпсанлы пычак яралары булган улының мәетен караватта тапкан. Ул, шунда ук урамга чыгып, полиция чакырта.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр шикләнелүчедән сорау алмый, чөнки ир психикасы какшау аркасында үзен агрессив тота. Аны Домодедово психоневрология диспансерына тикшерүгә җибәргәннәр.
Фото:live.news
Читайте нас