Бүләк итсә ярамаганмы инде шунда?! Кемдер бәхетле булыр иде...
Башкортстан таможнясы 2,27 каратлы һәм бәясе миллион сумнан артык булган бриллиантны илгә законсыз кертү турында җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Уфа транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Таможня хезмәткәрләре ирнең Русиядә сатарга теләгән әлеге бриллиант белән дәүләт чиген узуын теркәгән.
Хәзер тикшерү эшләре бара. Прокуратура эшне аерым контрольгә алган.
Бриллиант-гәүһәрләр кызлар белән генә дуслаша шул, егетләр кулында булса, күңелсезлек тудыра...