Башкортстанның 25 яшьлек кешесе холык төзәтү колониясенә ут төртүдә гаепләнә, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
Республика Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, ир Уфада 13нче холык төзәтү колониясендә җәзасын үтәгән, янгын сагында эшләгән һәм учреждение территориясе буйлап ирекле хәрәкәт итә алган.
2018 елның мартында гаепләнүче колония җитәкчесенә хатыны белән күрешү үтенече турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Күрешүгә рөхсәт бирелмәгәч, ул хуҗалык блогы бинасын яндырырга карар кылган. Төнлә ул бүлмәнең ишеген ачып, аңа янып торган бер төргәк кәгазь ыргыткан.
Янгын нәтиҗәсендә колония бинасы зыян күргән. Китерелгән зыян күләме 3 миллион 800 мең сумнан артык тәшкил иткән.
Ир үз гаебен таныган, җинаять эше судка җибәрелгән.