+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
7 февраль 2020, 06:25

Шифаханә 700 мең сумлык баян сатып алган

Башкортстанда Монополиягә каршы федераль хезмәт “Красноусол” шифаханәсе өчен 700 мең сумлык баян сатып алуны тикшерә. Ведомство хезмәткәрләре сатып алуны уздыруда ачыктан-ачык хокук бозулар тапкан, дип хәбәр ителә.

“UfacityNews.ru” порталы хәбәр иткәнчә, 2019 елда шифаханә өчен мебель һәм Русия дәүләт учреждениеләре тарихында иң кыйммәтле гармун сатып алынган, шулай ук биналар ремонтланган.

Боларны бер хезмәт күрсәтүче башкарган. Хәзер сәер сатып алулар белән Стәрлетамак районы буенча монополиягә каршы хезмәт һәм икътисади җинаятьләр белән көрәш бүлеге шөгыльләнә.

“Алтын” баянның бәясе, чыннан да, шаккаттыра: мәсәлән, шул ук 2019 елда Яңа Уренгой хакимияте 460 мең сумга гына электрон баян сатып алырга җыенган, ә Новороссийск чик сакчылары үзләрен 400 мең сумлык гармун белән сөендерергә теләгән, дип яза ufa.kp.ru сайты.
Читайте нас