+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
7 февраль 2020, 05:45

Суд приставлары кызына ярты миллион сум бурычлы әтине эзли

Башкортстанның суд приставлары Шәрәфетдинов Фидан Фаткулла улын эзли, аның алимент түләүләре буенча бурычы ярты миллион сумнан артык тәшкил итә.

Башкортстанның суд приставлары Шәрәфетдинов Фидан Фаткулла улын эзли, аның алимент түләүләре буенча бурычы ярты миллион сумнан артык тәшкил итә.

Гафури районында яшәүчегә карата башкарма производство 2015 елда ук кузгатылган иде. Ир алты яшьлек кызына 545 000 сум бурычлы.

Суд карарын үтәргә теләмичә, ир качкан. Әлегә кадәр аның кайда булуы билгеле түгел, бурычлы эзләүгә игълан ителгән.

Ирнең кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсенә 8 (347) 273-56-40 телефоны буенча дежур частька хәбәр итүләрен сорыйлар, дип яза “Башинформ”.
Читайте нас