Әмма пенсионер исән калган.
Ногинск шәһәрендә улы травматик пистолеттан әтисенең башына 14 тапкыр аткан. Бу хакта Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча идарәсе хәбәр итә.
Җинаятьче тотылган, гаебен таныган. Яраланган ирне ашыгыч рәвештә дәваханәгә салганнар һәм операция ясаганнар.
Аткан вакытта фатирда зыян күрүченең хатыны да була. Аның сүзләренә караганда, иренең беренче хатыныннан улы домофонга шалтырата һәм өйгә күтәрелә. Хатын, кораллы ирне күргәч, кладовкага кача. Ату тынгач, ул табиблар бригадасын чакырта.