Ахун авылы кешесе үз абзарында коточкыч табышка юлыга.
30 гыйнвар көнне ул анда хуҗалык кирәк-яраклары артыннан керә. Әмма корал урынына печән һәм кар белән капланган билгесез мәеткә тап була. Мәрхүмнең башында канлы яра күренә, ә янәшәдә генә балта ята.
Ир полиция хезмәткәрләрен чакырта. Хокук саклау органнары вәкилләре ачыклаганча, мәрхүм Үзбәкстан кешесе булып чыга. Тикшерү барышында полицейскийлар үтерүченең эзенә төшә, ул - 53 яшьлек эшсез кеше.
Канлы фаҗиганең сәбәбе әлегә билгеләнмәгән.