Мәңге эремәс бозлар иле Антарктидада, мәсәлән, көтелмәгән җылыну күзәтелә икән. Биредә февральдә иң югары һава температурасы теркәлгән. Ул минус 18,3 градус тәшкил итә.
Әйткәндәй, бу - 1961 елдан алып барылган күзәтүләрдә теркәлгән иң югары күрсәткеч. Минус 17,5 дәрәҗәсендәге элекке рекорд 2015 елның мартында күзәтелгән.
Әйткәндәй, Антарктида бозлары тиз арада тоташы белән эри башларга мөмкин. РИА Новости хәбәр итүенчә, моның өчен бөтен шартлар бар. Аргентина метеорологлары Антарктидада алып барган күзәтүләр моңа нигез булып тора.
Тулысынча боз һәм кар белән капланган Антарктиданың гомум мәйданы 14 миллион квадрат километр тәшкил итә. Бөтендөнья метеорология оешмасы мәгълүматлары буенча, соңгы 50 елда биредә җир өсте температурасы 3 градуска күтәрелгән.
Соңгы ике елдагы үзгәрешләр планетага гаять зур куркыныч янавына дәлил, дип белдерә белгечләр. Антарктида җылына башласа, дөньяны су басуы ихтимал.
Фото: catastropha.ru