"Беренче канал" эфирында педофил Владимир Зайцевны үтерүгә багышланган "Мужское и женское" тапшыруы чыкты.
Студиягә кеше үтерүдә шикләнелүче Владимир Санкинның туганнары һәм дуслары, зыян күрүче малайның туганнары һәм мәрхүмнең күршесе чакырылган иде. Уфада яшәүчеләр бу хәлнең үз фаразларын белдерде, шуннан соң эш тагын да буталчыкланды. Программаны алып баручы Александр Гордон беренче минутлардан ук бу вакыйгада аңлашылмаучылыклар күп булуына игътибар итте.
Хәер, моны башыннан күзәтүчеләр моңа инана алды инде. Шикләнелүче, шаһитлар һәм үсмерләрнең күрсәтмәләре туры килми. Гордон залның игътибарын Владимирның каршысында кем икәнен белмәгәнлегенә юнәлтте. Аның 53 ел яшьлек адашы Владимир Зайцев өч тапкыр «Ир-атлар белән җенси мөнәсәбәткә керү», «Балигъ булмаганнарны аздыру», «Балигъ булмаганнарны көчләү» мәддәләре буенча хөкем ителгән.
Кайбер мәгълүматлар буенча, педофил бу кичтә әлеге малайлар белән бергә эчкән. Бу бит коммуналка, барысы да бер-берсен күреп тора. Берничә тапкыр бу ир, янәсе, хәмер артыннан кибеткә барган, үсмерләр бу вакытта аны өйдә көтеп торган. Кыскасы, монда аңлашылмаган нәрсәләр күп, җентекләп тикшерергә кирәк.