+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
9 февраль 2020, 07:35

Алкотестерларның кирәге калмаска мөмкин

Машина йөртүчеләрнең исерек яисә айнык икәнлеген ачыклау максатында медицина тикшерүе үткәрүдән баш тартырга җыеналар.

Әлеге башлангыч белән “Бердәм Русия”нең хокук яклау үзәге чыкты. Аның Сәламәтлек саклау һәм Эчке эшләр министрлыкларына мөрәҗәгатендә медицина тикшерүе процедурасын берникадәр үзгәртү тәкъдим ителә.

Хокук яклау үзәгенең рәистәше Михаил Старшинов белдерүенчә, медицина тикшерүе үткәргәндә кан анализлары нәтиҗәләре генә түгел, исереклекнең клиник билгеләрен дә исәпкә алу мотлак. Мәсәлән, медицина тикшерүенә тышкы кыяфәтендә исереккә хас аерым билгеләр булмаганнар да җәлеп ителә. Хәмер исе дә килмәсә, аларны һич тә аракы эчкән димәссең.

Әмма канында тыелган матдә табыла икән, шоферны транспортка идарә хокукыннан мәхрүм итү каралган. Ә бит әлеге матдә организмга моңарчы кулланылган медицина препаратлары аша да эләгергә мөмкин.

Водительләргә медицина тикшерүе үткәргәндә исереклекнең клиник билгеләре хәлиткеч урын тота, дип исәпли Старшинов. Аңынча, иң мөһиме - мәсьәләгә мондый караш автомобиль йөртүчеләрне нигезсез җавапка тарттыру очракларына чик куячак. Бу хакта “За рулем” сайты язып чыкты.

Фото: ncpauto.ru
Читайте нас