Аның фатирында тикшерү шуны ачыклаган.
Санкт-Петербургта «Введенский» муниципаль районы башлыгы, «Бердәм Русия » партиясе әгъзасы Олег Калядинның фатирында полицейскийлар тикшерү үткәргән һәм биредә яшерен казино оештырылуны ачыклаган, дип яза «Интерфакс».
Фатир хуҗасы “мин торакны арендага биргән идем, анда нәрсә эшләгәннәрен белмим”, дип аклана икән.
Партиянең Санкт-Петербург бүлеге җитәкчелеге Колядинны партиядән чыгару, аны биләгән вазыйфасыннан алу мәсьәләсен күтәрә.