Украинаның башкаласында Киевта билгесез затлар хатын-кызны рус телендә сөйләшкән өчен кыйнаганнар. Бу хакта "Информатор" басмасы хәбәр итә.
Бу коточкыч хәл якынча иртәнге 5тә булган. Полиция хезмәткәрләре хатынны урамда, эскәмиядә тапканнар. Зыян күрүче белдерүенчә, аны берничә ир-ат урыс телендә сөйләшкән өчен тукмаган. Хатынның борыны сынган, шулай ук тешләре коелган, аны дәваханәгә озатканнар. Бу вакыйганың нечкәлекләре ачыклана.
Шулай ук, гыйнвар ахырында Украинада автобус йөртүче водитель салон эчендә булган телевизорда урыс телендә кино куйган өчен эштән куылган.
Фото: rusvesna.su сайтыннан