+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
10 февраль 2020, 18:10

Район башлыгын судка бирәләр

Фатир-казино хуҗасы эштән киткән. Санкт-Петербургта «Введенский» муниципаль районы башлыгы, «Бердәм Русия » партиясе әгъзасы Олег Калядинның фатирында полицейскийлар тикшерү үткәргән һәм биредә яшерен казино оештырылуны ачыклаган, дип язган идек. Бүген Олег Колядин үзенең вазыйфасыннан отставкага китүе турында белдергән. «Бердәм Русия»нең Санкт-Петербург бүлеге җитәкчелеге, чиновник партиядән чыгарылачак, дигән. Колядин әлеге районны 2009 елдан башлап җитәкләгән һәм Санкт-Петербург Законнар чыгару җыелышы рәисенең киңәшчесе булып торган. Колядинга законсыз рәвештә комарлы уеннар оештырган өчен хәзер җинаять эше яный. Фото: Лента.ру

Фатир-казино хуҗасы эштән киткән.

Санкт-Петербургта «Введенский» муниципаль районы башлыгы, «Бердәм Русия » партиясе әгъзасы Олег Калядинның фатирында полицейскийлар тикшерү үткәргән һәм биредә яшерен казино оештырылуны ачыклаган, дип язган идек.

Бүген Олег Колядин үзенең вазыйфасыннан отставкага китүе турында белдергән. «Бердәм Русия»нең Санкт-Петербург бүлеге җитәкчелеге, чиновник партиядән чыгарылачак, дигән.

Колядин әлеге районны 2009 елдан башлап җитәкләгән һәм Санкт-Петербург Законнар чыгару җыелышы рәисенең киңәшчесе булып торган.

Колядинга законсыз рәвештә комарлы уеннар оештырган өчен хәзер җинаять эше яный.







Фото: Лента.ру
Читайте нас: