Коронавирус өчен.
Санкт-Петербургта, "НеДума" телеграм-каналына билгеле булганча, коронавирус таралу куркынычы уңаеннан кытайлыларны тукмаганнар. Моның турында Кытай вәкилләре полиция бүлегенә белдергән.
Арытаба хезмәткәрләр бу гамәлне кылган 3 ир-егетне урамда урнаштырылган видеокамера ярдәмендә тоткарлаган. Егетләр сүзләренә караганда, кытайлылар шәһәрдә коронавирус чирен таратырга мөмкин. Алар бу гамәлне барлык Санкт-Петербург халкы исеменнән кылган, имеш.
Әлеге вакытта зыян күрүчеләр дәваханәгә озатылган. Аларның берсендә дә коронавирус инфекциясе табылмаган.