Башкортстанда хәбәрсез югалган 17 яшьлек яшүсмерне эзләү тәмамланды.
Кичә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтыннан аны эзләү буенча ориентировка алынды.
Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, егет исән килеш табылган. Ул бер атна элек югалган булган, ни өчен өйдән чыгып киткән һәм аны кайда тапканнары турында ведомствода аңлатма бирмиләр.
“Башинформ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, яшүсмер 3 февральдә югалган. Аны эзләү белән Дуван районы полиция хезмәткәрләре шөгыльләнгән.